- авыз
- 1. Ашкайнату каналының азык кабул итә торган алгы өлеше 2. Эче куыш нәрсәләрнең алгы өлешендәге тишек. Чиләк, стакан һ. б. ш. эче куыш тирән әйберләрнең өске өлеше 3. Көпшәле, каналлы нәрсәләрнең алгы як тишеге 3. Урман, әрәмәлек кебекләрнең чите, гадәттә керә торган урыны 2. күч. Гаилә тәрбиясендәге кеше, ашаучы әллә ничә авызлы гаилә. АВЫЗ ГАРМУНЫ – Иреннәр арасына куеп өрү өчен тишекләре булган кечкенә генә озынча тартма форм. музыка коралы. АВЫЗ ИҖАТЫ – Язмача булмаган, сөйләм телендә яши торган халык иҗаты әсәрләре. АВЫЗ КУЫШЛЫГЫ – Авыз эче. АВЫЗ ТӘМӘКЕСЕ – Тел астына сала торган вак тәмәке. АВЫЗ АЧУ – 1) Сүз кузгату, сүз башлау, сүз кушу, эндәшү, сөйләү 2) Ураза вакытында, кояш баегач, аз гына тоз һәм җимеш кабып уразаны өзү. АВЫЗ-ТЕЛ БӘЙЛӘНҮ – Аптыраудан сүзсез калу
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.